Җиңел атлетика буенча укучылар ярышы нәтиҗәләре

2017 елның 20 сентябре, чәршәмбе

Узган атнаның шимбәсендә Кайбыч районы Олы Кайбыч авылында район мәктәпләре укучылары арасында җиңел атлетика буенча район спартакиадасы узды.

Ярышларда районның барлык 17 мәктәбеннән дә укучылар катнашты. 5-9 класс укучылары командалары арасында Мәлки урта мәктәбе укучылары беренчелекне яулады (тренер-Александр Галкин). Әлеге команда вәкилләре шәхси беренчелектә ике-беренче урын, бер-икенче урын һәм бер дүртенче урын яуладылар, шулай ук эстафетада өченче урын алдылар.

Командалар арасында икенче урынга Олы Кайбыч урта мәктәбе һәм өченче урынга Колангы урта мәктәбе укучылары лаек булды.

Шәхси беренчелектә егетлэр арасында 1700 метр ераклыкка йөгерүдә Кирилл Козин (Кече Мәме мәктәбе), Илмир Габидуллин (Иске Чәчкаб мәктәбе), Илшат Шәрәфиев (Федоровское мәктәбе) 1-3 урыннарны алдылар. Ядрә ыргыту ярышында Мәлки мәктәбеннән Артем Лебедев һәм Максим Осипов, Чүти мәктәбеннән Кирилл Корников жиңүче һәм призер булдылар.

Кызлар арасында 1400 метр ераклыкка йөгерүдә Кристина Белова (Мәлки), Нина Николаева (Иске Тәрбит), Алинә Хәкимова (Олы Подберезье); ядрә ыргытуда Камилә Вишнякова (Олы Кайбыч), Камилә Зыкова (Колангы), Нина Николаева (Иске Тәрбит) җиңүче һәм призер булдылар.

Эстафетада беренчелекне-Федоровское, икенче урынны Олы Кайбыч урта мәктәпләре укучылары яулады.

7-11 сыйныф укучылары командалары арасында беренчелеккә Олы Кайбыч урта мәктәбе лаек булды, икенче урында исә Федоровское мәктәбе, өченче һәм дүртенче урыннарны, бер үк күләмдә баллар туплагап, Иске Тәрбит һәэм Зур Подберезье мәктәпләре бүлеште.

10-11 класс укучылары арасында шәхси беренчелектә егетләр арасында 2700 метрга ераклыкка йөгерүдә Константин Салатов һәм Александр Писарев (Олы Подберезье), Артем Николаев (Олы Кайбыч); ядрә ыргытуда Эмиль Биктаһиров (Федоровское), Зилмир Гашигуллин һәм Роман Пашанин (Олы Кайбыч) җиңүче һәм призер булдылар.

Кызлар арасында 2000 метрга ераклыкка йөгерүдә Изольда Романова хэм Диана Иванова (Иске Тәрбит), Алинә Ярханова (Федоровское); ядрэ ыргытуда Диана Вишнякова (Олы Кайбыч), Любовь Смолина хэм Анастасия Челнокова (Олы Подберезье) җиңүче һәм призер дип табылдылар.

Эстафетада беренчелек Олы Кайбыч урта мәктәбенә, икенче урын-Федоровское, өченче урын исә Иске Тәрбит мәктәпләренә бирелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International