Кайбыч муниципаль районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую һәм аларны төзекләндерү өчен машина-трактор паркларының әзерлеген тәэмин итү буенча конкурс уздырылды.
Әлеге чараның максаты – техника сакланышы.
Конкурс нәтиҗәләренә килгәндә, 1 урынны лаеклы рәвештә “Агрофирма Дубрава” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең 3нче филиалы яулады, 2 урынны шул ук җәмгыятьнең 1нче һәм 2нче санлы филиаллары бүлеште.