Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү – авыл яшәешенә уңай йогынты

2017 елның 18 ноябре, шимбә

Авыл халкының яшәешен арттыруда иң кулай юлларның берсе - шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүдә ярдәм итү.

Кайбыч муниципаль районының территораль үсеш бүлегеннән алынган саннарга күз салсак, районда 2017 елның 10 аенда халык шәхси хуҗалыкларда үстергән продукцияне сатудан 251 млн. 876 мең керем алды. Узган ел белэн чагыштырганда бу сан 25,5 процентка күбрәк.

Районда ит сатудан 144 млн. 455 мең сум керем алынды һәм бу табышның 57,3 процентын тәшкил итә. Сөт сатудан 89 млн. 94 мең сум керем алынып, гомуми керемнең 35,4 процентын тәшкил итте.

Сөт җитештерү – икътисади табышлы һәм кирәкле продукция булып санала.

2017 елның 10 аенда халыктан 5012 тонна сөт сатып алынган, бу 2016 ел белэн чагыштырганда 853 тоннага күбрәк.

2017 елнын 24 октябреннән халыктан җыелган сөткә түләү бер литрга 19 сумга әйләнде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International