Әлеге вакытларда Кайбыч муниципаль районында җирле референдумнар уза

2017 елның 19 ноябре, якшәмбе

Бүген Кайбыч муниципаль районының барлык 17 авыл җирлегендә дә гражданнардан үзара салым җыю буенча җирле референдумнар уздырыла.

Районның территориаль сайлау комиссиясе хәбәр иткәнчә, җирлекләр халкы тавыш бирүдә актив катнаша.

Исегезгә төшерәбез: без биргән һәр бер сумга хөкүмәтебез дүрт сум исәбеннән акча бүлеп бирә. Бу акчага авылларда зур чыгымнар таләп иткән эшләрне башкарып чыгарга мөмкин.

Үзара салым кертү өчен халыкның ризалыгы кирәк. Референдум узган дип саналсын өчен анда күпчелек сайлаучыларның уңай тавыш бирүе мөһим. Сайлау участоклары иртәнге 7дән кичке 20.00 сәгатьләргә кадәр эшли.

Үзегез белән паспорт булу мөһим. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International