Кайбыч муниципаль район Башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев мәдәният йорты хезмәткәрләренең чираттагы киңәшмәсендә катнашты. Үз чыгышында ул залдагыларның барысына да җирле референдумда актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук авыл җирлекләре Башлыкларына шәхси сектордан каты чүп калдыкларын җыюны оештыруда ярдәм күрсәтүләрен сорап мөрәҗәгать итте.