"Кар чанасы-2018" операциясе уза

2018 елның 17 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе тарафыннан, башка күзәтчелек һәм хокук саклау органнары белән хезмәттәшлек итеп, 2018 елның 15 гыйнварыннан 7 мартына кадәрге чорда Татарстан Республикасы территориясендә "Кар чанасы-2018" дип аталучы профилактика чарасы уздырыла.

Операция техник торыш таләпләренең, хәрәкәт итү куркынычсызлыгының үтәлешен, әйләнә-тирә мохитне саклауны, уртак файдаланудагы автомобиль юлларыннан йөрү өчен билгеләнмәгән кар чаналарын эксплуатацияләгәндә мөлкәтнең саклануын тикшерү максатларында уздырыла.

"Кар чанасы" операциясе уздырылуга бәйле рәвештә, Татарстан Республикасының Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе республика халкына милекчелектә булган моточараларның теркәүгә алынуы һәм техник каратылу зарурлыгы, шулай ук алар белән идарә итүгә хокук бирә торган таныклык булырга тиешлеге хакында искәртә.

http://gtn.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International