Бүген Кайбыч районына Тәтеш районы делегациясе килде

2018 елның 17 августы, җомга

         Бүген 17 август көнне, Кайбыч районында Тәтеш районы делегациясе булып китте. Килүчеләр арасында Тәтеш районы башлыгы урынбасары Евгений Курков һәм 4 авыл җирлеге башлыгы бар иде. Алар бүген каты көнкүреш калдыклары җыю буенча графикка туры килгән Надеждино һәм Ульянково авыл җирлекләрендә булып шушы процессны күрделәр, халык белән очраштылар, үзләрендә дә кичекмәстән мондый эшне башларга кирәклегенә инандылар. Соңрак делегация каты көнкүреш калдыклары полигонында да булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International