17 ноябрьдә Мари Эл Республикасы башкаласы Йошкар- Ола шәһәрендә, халкыбызның мирасына игътибарны арттыруда зур чара булып торган “Гасырлар авазы” төбәкара татар фольклор фестиваль-бәйгесе булып узды. Чарага халык авыз иҗатын яратучылар Марий Эл, Татарстан, Нижний Новгород, Чувашия һәм башка өлкәләрдән килгәннәр иде. Фестивальнең максаты-татар халкының матди һәм матди булмаган мәдәни мирасын өйрәнү, саклау һәм пропагандалау белән шөгыльләнүче иҗади коллективларны, башкаручыларны һәм осталарны ачыклау һәм аларга ярдәм итү.
Безнең районнан әлеге бәйгедә ансамбльләр: «Дуслык» халык вокаль ансамбле, «Ак калфак» фольклор ансамбле һәм аерым башкаручылар арасында Ләйсән Шамилова, Ләлә Әдиятуллина катнашты. Катнашучыларның барысы да II дәрәҗә лауреат дипломнарын алдылар.