Агымдагы елның 11 декабрендә Казанда А.В. Александров исемендәге "Мин яратам сине, Россия" Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр вокаль-музыка конурсының республика этабы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләделәр.
Безнең районнан "Вокаль ансамбльләр" номинациясендә Иске Чәчкап төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары - Эльвина Әдиятуллина, Адилә Зыятдинова, Нәргизә Кәлимуллина, Зөлфия Шаһиева, Илгизә Хөсәенова, гомумән "Салават күпере" вокаль ансамбле (җитәкчеләре Лютция Габидуллина) 3 дәрәҗә лауреаты булдылар. Без аларны котлыйбыз!