Колаңгы төп гомуми белем бирү мәктәбенә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре килде

2018 елның 12 декабре, чәршәмбе

           11 декабрьдә Колаңгы төп гомуми белем бирү мәктәбенә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре: Апас һәм Кайбыч районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге башлыгы Илдар Вәлиев һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы инспекторы Илшат Шәфигуллин килеп киттеләр. Алар укучыларны, техник персоналны, педагогик коллективны янгын һәм башка гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта эвакуацияләү буенча өйрәнүләр үткәрделәр, шулай ук алар белән аңлату әңгәмәләре үткәрделәр.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International