Кайбыч үзәк сырхауханәсендә хәйрия акциясе үтте

2019 елның 25 марты, дүшәмбе

         23 март көнне Кайбыч үзәк район сырхауханәсендә "Бердәм Россия" "Ныклы гаилә" федераль партия проектын тормышка ашыру кысаларында "Балаларда - көч" хәйрия фонды тарафыннан хәйрия акциясе үткәрелде.

         Кайбыч районы инициативасы белән үзәк район сырхауханәсенә Казаннан белгечләрнең күчмә бригадасы килде: табиб-невролог, эпилептолог, табиб-психиатр, функциональ диагностика табибы (ЭЭГ), махсус психолог, логопед-дефектолог. Белгечләр 34 баланы тикшереп, аларга диагностика һәм консультатив ярдәм күрсәттеләр. Шулай ук әлеге хәйрия акциясендә гаилә кыйммәтләрен яклау үзәге, районның психологик-педагогик хезмәте белгечләре, үзәк район сырхауханәсе табиблары һәм районның социаль яклау бүлеге волонтерлары да актив катнашты.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International