Казанда олимпиада җиңүчеләрен хөрмәтләделәр

2019 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

          2019 елның 22 маенда Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм академиясенең Халыкара мәгълүмат үзәгендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов катнашында мәктәп укучыларының һәм аларның педагоглары арасында Бөтенроссия предмет олимпиадалары призерларын һәм җиңүчеләрен хөрмәтләү тантанасы узды.
           Котлау тантанасында Республика предмет олимпиадасында җиңүчеләр Садыкова Аделия (Олы Кайбыч мәктәбенең 8 сыйныф укучысы), Фәхреева Алинә (Федоровское мәктәбенең 11 сыйныф укучысы) һәм укытучылар-остазлар Хәмидуллина Алсу (Олы Кайбыч мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы) һәм Камалиева Гөлия (Федоровское мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы) катнашты.

            Бүләкләү тантанасында шулай ук мәгариф бүлеге җитәкчесе Илмас Хәмидуллин да катнашты.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International