Кайбыч районында "Мәктәпкә әзерләнергә булыш" дигән хәйрия акциясенең нәтиҗәсен ясадылар

2019 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

         21 августта "Кайбыч" шугалагында яңа уку елы башлануы алдыннан "Укырга әзерләнергә булыш" дигән хәйрия акциясенең нәтиҗәсен ясадылар. Агымдагы елда беренче сыйныфка 121 укучы бара, аларга тантаналы рәвештә бу көнне букчалар белән мәктәп кирәк-яраклары бирелде. Шулай ук аз керемле, күп балалы гаиләләргә дә спорт формалар, букчалар һәм мәктәпкә кирәк-яраклар бирелде. Әлеге әйберләрне алырга район спонсорлары ярдәм итте.

          Әлеге акциядә ТР Дәүләт Советы депутаты, Казан Федераль университетының ректоры Илшат Гафуров, ТР "Наз" инвалидларга һәм ятим балаларга ярдәм күрсәтү хәйрия фондының директоры Нурания Сәйфетдинова, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин, авыл җирлеге башлыклары, оешма җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр, әти-әниләр һәм балалар катнашты.

           Чарада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин барысын да сәламләде. "Кайбыч районы ел саен "Мәктәпкә әзерләнергә булыш" дигән акциядә катнаша. Бу елны 121 укучы беренче сыйныфка бара һәм бүген алар беренче букчасын алачак. Барлыгы бу елны мәктәп бусагасын 2000 артык бала атлаячак. Барлык акциядә катнашкан кешеләргә рәхмәтемне белдерәм", - әйтеп узды район башлыгы Альберт Илгизәр улы.

            Фоторепортаж http://kaybici.tatarstan.ru/rus/yubilyari.htm/photoreport/5565567.htm.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International