Кайбыч районында Ватан Геройлары көненә багышланган чаралар уза

2019 елның 9 декабре, дүшәмбе

     9 декабрьдә Россиядә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә. Бу истәлекле дата 2007 елда, РФ Президенты Владимир Путин 2007 елның 24 декабрендә "Россиянең Хәрби дан көннәре һәм истәлекле даталары турында"гы Федераль законга үзгәрешләр керткәннән соң, билгеләнгән иде.
     Әлеге истәлекле дата уңаеннан районның барлык авыл җирлекләрендә Ватан Геройлары көненә багышланган митинглар уза. Чарада гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары, Яшь армиячеләр актив катнаша. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International