ЯҢАЛЫКЛАР


15
май, 2018 ел
сишәмбе

14 майда 9-11 сыйныф укучылары КФУ укытучылары белән күрештеләр. Делегация составында КФУның фәнни белем бирү үзәгенең  хезмәткәрләре  Елена Семенова, Дарья Ханолайнен һәм башкалар килделәр.

Республика буенча Россреестр Идарәсе ел башыннан  тикшерү нәтиҗәсендә 2000 артык җир законын бозучыларның санын ачыклады. Ул былтыргы елга караганда  42 процентка күбрәк булып чыкты.

14 майда район мәдәният йортында гаилә көненә багышланган «Әниләр һәм бәбиләр» концерты булды. Концертта эстрада артистлары - Лилия Муллагалиева, Гүзәл Идрисова, Зәмирә Рәҗәпова, Гөлназ Шәрипҗанова, Айгөл Шәйхетдинова һәм аларның балалары чыгыш ясады.

    23 май 2018 елда  Пенсия фондының Кайбыч районы бүлегендә ( адресы: Кайбыч авылы, Кояшлы бульвар урамы, 7 йортта) 13.00 сәгатьтән  башлап Татарстан Республикасы  буенча  Пенсия Фонды  Идарәчесенең урынбасары Елена  Горюнова пенсия фондына кагылышы  сораулары булган Кайбычлыларны  кабул  итәчәк. 

 12 майда Татар мәдәнияте үзәге сәхнәсендә “Шома бас”  Халыкара бию фестиваль-бәйгесе узды. 

Бүген 15 майда Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин гражданнарны кабул итте.

14 майда Олы Кайбыч мәктәбе стадионында һәм «Салават күпере» спорт-сәламәтләндерү комплексында  Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган VIII республикакүләм пенсионерлар спартакиадасы узды.

11 майда Арча районында Арча районында  «Татар кызы - 2018» конкурсы узды. Кайбыч районыннан элеге конкурста Федоровск авылыннан Динара Галиуллина катнашты.

14 майда район Советының актлар залында  шәхси эшмәкәрләр җыелышы узды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International