ЯҢАЛЫКЛАР


3
июль, 2018 ел
сишәмбе

 

3 июльдә көн ахырында һәм кич белән, 4 июльдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-20 м/с көчле җил көтелә, кайбер урыннарда 24 м/с кадәр, өермә, яшенле яңгыр, көчле яңгыр, боз явымы (Казан шәһәрендә — 3 июльдә көн ахырында һәм кич белән, 4 июльдә төнлә) көтелә.

Олы Кайбыч  мәктәп яны лагере балалары күңелле уеннарда, конкурсларда катнашты.

Кече Мәме авыл җирлеге территориясендә шәхси эшмәкәр Рөстәм Хикматуллин ярдәме белән берничә чүплек күмелде.

7 июльдә Кайбыч үзәк район сырхауханәсе базасында,  «АК БАРС МЕДИЦИНА» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, диагностик һәм лаборатор тикшеренүләр оештыра.

Пенсия фонды һәм Саклык банкы электрон хезмәтләр күрсәтү буенча уртак проектны гамәлгә ашырды. Әлеге проект Сбербанк-Онлайн электрон системасы аша Россия Пенсия фондының интернет-сервисларына керү мөмкинлеге ачты. 

Мәктәп территориясендә асфальт салына, Речная һәм Панфилова урамында вак таштан юл җәелә.

1 июльдә, Биектау районының   "Казан арты" паркында,  икенче тапкыр «Иске Казан тугәрәк уены» Република татар фольклоры фестивале лауреатлары катнашында концерт булып узды.  

2 июль көнне Казанда Татарстан эчке эшләр министрлыгында «Закон территориясе» дигән республика конкурсына йомгак ясалды. 

Бүгенге көндә, Мәлки авылында балалар мәйданчыгын төзиләр.

2 июль көнне Кайбыч районыннан 5 призывник армиягә хезмәт итәргә китте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International