«Бердәм Россия» партиясе проектлары Кайбычта уңышлы тормышка ашырыла

2016 елның 26 июне, якшәмбе

Партиянең Кайбычтагы башкарма комитеты җитәкчесе Рушания Лотфуллина әйтеп узганча, бу проектлар социаль һәм инфраструктур проектларга бүленә. Социаль проектлар мәдәният, гаилә һәм балалар, мәгарифкә кагылышлы мәсьәләләрне хәл итүгә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән. Ә инфраструктур проектлар инновацион эшчәнлекне стимуллаштыру, экономиканы яңарту, илебезнең социаль өлкәсен үстерү максатында кабул ителгән.

 –Проектлар–партия эшчәнлегенең мөһим элементы ул. ”Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы бүлеге кабул иткән проектлар Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов стратегиясен тормышка ашыра. Халыкны социаль яклау, медицина, мәгариф, мәдәниятне, җәмәгатьчелек институтларын үстерү, халкыбызның тормыш сыйфатын яхшыртуны максат итеп куйган проектлар буенча Кайбычта гаять зур күләмдә эш башкарыла, – ди партиянең Кайбычтагы җирле бүлеге секретаре Альберт Рәхмәтуллин.  – Бу проектлар буенча юллар төзибез, әле узган ел гына Кече Кайбычта “Сандугач” балалар бакчасы ачылды, халкыбыз чиста су белән тәэмин ителә, “Авыл клуб–лары” республика программасы буенча күпфункцияле  дүрт үзәк ачылды. Быел ул Бәрлебашында төзелә. Эш темпларын киләчәктә дә киметмибез, алга барабыз.

“Безнең кадерле ветеран” –Татарстанда тормышка ашырылучы әлеге проект та безнең районда уңышлы эшли. Аның нигезендә райондагы һәр ветеранга җитәкчеләр арасыннан кураторлар билгеләнде. Алар ветераннарның тормыш-көнкүреш проблемаларын хәл итүдә ярдәм итә, хәлләрен белешә. Районның баш врачы Газимагомед Магомедов әйтеп узганча, шушы проект буенча үзәк сырхауханәдә ветераннар өчен бөтен уңайлыклары булган ике палата ачылды. ”Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” проекты буенча соңгы өч елда безнең районда 466 балага ярдәм күрсәтелде.  Алар – аз керемле, социаль яктан тотрыклы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр, инвалид, ятим балалар. Бу проектка тиздән кабат старт биреләчәк. Әгәр дә партия проектлары булмаса, безнең Кайбыч районында шәһәрләр дә көнләшерлек “Салават күпере” спорт комплексы ачылыр идеме икән? “500 бассейн” проекты буенча сафка басты ул. Балалар һәм зурлар өчен аерым бассейннары, тренажер, спорт заллары булган бу комплекс миллионнарча сумга төште. Саф авыл хуҗалыгы районы булган Кайбычка шул кадәр акча табуы кыен булыр иде. 

 “Бердәм Россия” авылларның социаль йөзен үзгәртү, халыкның тормышын яхшыртуны максат итеп куя. Бу киләчәктә дә дәвамлы булсын иде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International