Татарстан Республикасы көненә багышланган чаралар 27 август көнне 16.00 сәгатьтә башланып китәчәк. Бәйрәм программасында - ат чабышлары, үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның чыгышлары, халык уеннары, спорт ярышлары, балалар өчен аттракцион эшләячәк. Бәйрәмгә рәхим итегез!