“Коткарыгыз, каравыл!” комедиясен сәхнәләштерде

2017 елның 9 гыйнвары, дүшәмбе

Буранлы һава торышы булуга карамастан, драматург Данил Салихов әсәре буенча куелган әлеге комедияне тамаша кылырга Бәрлебашы күпфункцияле үзәгенә халык күп килде. Наил Сибгатуллин (Мөкатдәс), Фирнат Өметбаев (Мөслих Мөслимович), Салават Рәхмәтуллин (Кави бабай), Данис Әскәров (Мисбах), Гүзәл Өметбаева (Сәрмәдия), Алсу Әскәрова (Минҗиһан), Талия Салаватова (Айгөл), Динара Зиннурова (Рушания), Фәнил Өметбаев (Асыл Шәмгунович) һәрберсе үз ролен зур осталык белән башкарды. Тамашачылар үзешчән артистлар уйнавын бик җылы кабул итеп, көчле алкышларга күмделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International