Каз өмәсеннән соң кич утыру

2017 елның 14 феврале, сишәмбе

Халыкның гореф-гадәтләренең ролен һәм әһәмиятен күтәрү максаты белән үткәрелүче әлеге бәйге районыбыз авылларының фольклор коллективлары арасында үткәрелә. 
Бүген Иске Чәчкаб авылының Наилә Сибгатуллина җитәкчелегендәге иҗат коллективы үз сәхнәсендә бик матур итеп каз өмәсеннән соң кич утыру йоласын сәхнәләштерде. Авылның өлкән яшьтәге абый-апалары, һәм яшьләр җырлады, биеде, шигырь сөйләде, табышмак әйтеш һәм орчык уены уйнады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International