Кайбыч районында әфганчыларны хөрмәтләделәр

2017 елның 18 феврале, шимбә

Февральнең унбишендә интернациональ бурычларын Әфганстан җирендә үтәгән ир-егетләр белән очрашу бездә күркәм традициягә әйләнде. Алар яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүгә дә зур өлеш кертә. Бу көнне дә Олы Кайбыч мәктәбендәге «Яшь армиячеләр» отрядына йөрүчеләр белән бергә Бөек Ватан сугышы каһарманнарының һәм Әфганстан җирендә интернациональ бурычларын үтәгән райондашларыбыз истәлегенә куелган һәйкәлләргә чәчәкләр, веноклар салдылар. 

Быелгы очрашуга да барлык әфганчылар, яу кырында ятып калган солдатларның әти-әниләре, туганнары, авыл җирлекләре башлыклары, Апас һәм Кайбыч районнары хәрби комиссары Илшат Паймурзин, ике районның әфганчылар хәрәкәте җитәкчесе Фәнис Зәйнуллин катнашты.Түгәрәк өстәл артында узган очрашуда социаль яклау бүлеге, пенсия фонды, социаль иминиятләштерү бүлеге хезмәткәрләре, үзәк сырхауханәнең баш табибы әфганчыларның күпсанлы сорауларына җавап бирде. Райондагы аптекаларның берсендә әфганчыларга ташламалы дисконт карталар тапшырылачагын әйттеләр. Моның өчен хәрби комиссариаттан хәрби хәрәкәтләрдә катнашуны раслаган белешмә һәм таныклык алырга кирәк. 

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тантана кунак­ларына иң изге теләкләрен җиткерде:

– Хөрмәтле әфганчылар! Барыгызны да совет гаскәрләрен Әфганстан җиреннән чыгарылуның 28 еллыгы белән тәбрик итәм. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, тыныч тормышта яшәвегезне телим һәм батырлыгыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Кайбыч районында хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан 189 кеше бар, шуларның 65е – интернациональ бурычларын Әфганстанда үтәүчеләр. Узган ел районыбызда әфганчылар хөрмәтенә менә шушы һәйкәлне ачтык. Һәркем аннан үзенең яисә туганының исемен таба ала. Киләсе елларда да шушы составта очрашырга язсын.

Митингта хәрби комиссар Илшат Паймурзин, әфганчылар берлеге җитәкчесе Фәнис Зәйнуллин, районда «Яшь армиячеләр» хәрәкәте җитәкчесе Илһам Хөснетдинов, әфган җирендә ятып калган Олы Тәрбит егете Владимир Драндровның әнисе Мария апа чыгыш ясады. Әфганстан җирендә батырларча һәлак булган дүрт якташыбызны бер минут тынлык белән искә алдылар. Быел әлеге һәйкәлгә тагын егерме райондашыбызның исеме кертелгән. Илһам Хөснетдинов районда хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларның берлеген булдыру тәкъдимен кертте. 

Очрашу мул итеп әзерләнгән өстәлләр артында кафеда дәвам итте. 

– Утыз елга якын вакыт үтсә дә, Әфганстан җирендә булган канкойгыч сугыш, анда бергә хезмәт иткән полкташлар хәтердән чык­мый. Без бергә хезмәт иткән иптәшләр белән ел саен илебезнең төрле шәһәрләрендә очрашабыз. Быелгы очрашу җәй айларында Кырымда үтәчәк. Анда полк­ның 45 еллык юбилеен да билгеләп үтү планга кертелгән. Дусларыбыз белән интернет аша да аралашабыз. Без булган бер шәһәрдә дә әфганчылар истәлегенә аерым салынган һәйкәл юк. Бездә әлеге һәйкәлне булдыруда зур көч куйган район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга барлык әфганчылар исеменнән рәхмәт белдерәм, – диде Кече Мәме авылыннан Юрий Ершов. – Хәзер яу кырында ятып калган иптәшләребезне искә алыр, чәчәкләр салыр урыныбыз бар, – диде Әфганстан җирендә бер аягын югалткан, «Кызыл йолдыз» ордены, «Батырлык өчен» һәм башка медальләр белән бүләкләнгән Кыр Буасы авылы егете Владимир Лебедев. Ул хезмәттәшләренә җыр башкарып үтте.

– Мин хәрби хезмәткә 1978 елда Казан шәһәренең Ленин районы хәрби комиссариатыннан чакырылдым. Термез шәһәрендә әзерлек үттем. 1979 елның җәендә совет гаскәрләренең беренче төркеме Әфганстан җиренә кертелде. Мин дә шул ук елның 4 февралендә шунда эләктем. Андагы мәхшәрне үз күзләре белән күргән кеше генә аңлый. Барыгызны да бүгенге бәйрәм белән тәб­рик итәм, ел саен бергә күрешү, аралашу мөмкинлеге тудырган өчен җитәкчелеккә рәхмәтемне белдерәм, - дип сүзгә кушылды Соравыл авылыннан Геннадий Михайлов. 

Җырлар белән үрелеп барган очрашуда чыгыш ясаучыларның теләге бер: җир йөзе тыныч булсын, террорга юл куелмасын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International