"Халкым хәзинәсе"

2017 елның 22 феврале, чәршәмбе

20 февраль көнне, район күләмендә узучы "Халкым хәзинә" се фестиваленә, Кошман мәдәният йорты, мәктәп һәм китапханә белән берлектә "Бәрәкәтле мич җылысы" дип исемләнгән этнографик йола күренеш сәхнәләштерелде. Хәзер, авылларга газ кереп, дистә еллар үткәннән соң, авылда да мичнең нигә кирәклеген белмәгән буын үсеп килә. Шул балалар бер күреп, ишетеп калсыннар дип бу йола күрсәтелде дә инде. Мич чыгаручы авылдашларыбыз һәм кирпеч сугучы осталарыбыз турында да бик күп мәгълүмат бирелде. Балалар татар халык иҗатын файдаланып мич турында табышмаклар, такмаклар, мәкальләр әйттеләр. Рәхимә әбинең мич чыгаруын ишетеп чарага икмәк сорап кунакка мич иясе дә килгән иде. Хуҗабикә (Рәхимә әби) теләкләр теләп соңыннан мичтә пешкән бәрәкәтле икмәк белән балаларны, күршеләрен һәм авылдашларын сыйлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International