Имамнар җыены

2017 елның 18 мае, пәнҗешәмбе

15 нче май көнне Кайбыч мөхтәсибәтенең үзәк мәчетендә имамнар җыены үткәрелде. Әлеге җыенның төп сәбәбе районга яңадан мөхтәсиб сайлау иде. Җыелышта район имамнары, район мөхтәсибе Дамир хәзрәт, төбәк казые Инсаф хәзрәт, Хакимият башлыгы Рахматуллин Альберт Илгизәр улы һәм урынбасары Хәялиев Рәмис Рафис улы катнашты.  Алдагы җомга көннәрендә имамнар үз авылларында сайлаулар үткәреп, барлык имамнар да үз урыннарында яңадан сайландылар. Имамнар да Дамир хәзрәткә ышаныч белдереп, бер тавыштан сайладылар.  Җыелыш барышында Рамазан аена әзерлек чаралары күрү быел Рамазанның беренче көне 27 май көненә туры килә, 20 нче май көнне Болгар җыенында катнашу, балалар өчен 17-30 июль көннәрендә җәйге рухи сәламәтләндерү үзәкләрен булдыру һәм тагын да күп кенә мәсәләләр күтәрелде. Шулай ук 2017 елның беренче кварталында иң зур активлык күрсәткән дүрт имамга истәлеклә бүләкләр шамаилләр тапшырылды. Мәхәлләләр арасында иң югары бал җыючы Югары Кошман мәхәлләсе , икенче урынны Иске Чәчкабы авылы мәхәлләсе, өченче урынны Борындык авылы мәхәлләсе, дүртенче урынны Чүти авылы мәхәлләсе яулады. Аллаһы Тәгалә барлык имамнарыбызга да гаделлек белән хәерле хезмәтләр башкарырга насыйп әйләсә иде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International