“Чулпан” балалар бакчасы кабат үз ишекләрен ачачак

2017 елның 25 мае, пәнҗешәмбе

Олы Урсак авылындагы балалар бакчасындагы ремонттан ТР Дәүләт Советы депутаты канәгать калды Халыкара балаларны яклау көнендә Олы Урсак авылында капиталь ремонттан соң “Чулпан” балалар бакчасы кабат үз ишекләрен ачачак.

Анда 25 бала йөри.

Төзүчеләр эшне тиз тоткан: март башларында гына башланып киткән ремонт инде төгәлләнгән, сабыйларны кабул итәргә әзер. Авылга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән берлектә килгән Татарстан Дәүләт Советы депутаты, “Бердәм Россия” партиясенең “Балалар бакчалары - балаларга” проектының Татарстандагы координаторы Рауил Рәхмәтуллин биредә нәниләр өчен бөтен уңайлыклар тудырылуына соклануын белдерде. Уен, йокы бүлмәләре балкып тора, иске агач тәрәзәләр урынына пластикадан эшләнгәне куелган, санузел эшли, идәннәре җылытылган, шушы көннәрдә генә җиһазлар да кайтып җитәчәк.

-Кайбыч үсеш юлында, аның киләчәге матур, федераль һәм республика программаларыннан да нәтиҗәле файдаланасыз. Бүгенге көндә Татарстанда модульле фельдшер-акушерлык пунктлары, мәгариф, мәдәният объектлары төзү, ремонтлау, юллар салу, чиста эчәр су белән тәэмин итү кебек социаль юнәлештәге утыздан артык программа бар. Әлеге программаларның барысы да Президентыбыз ярдәмендә тормышка ашырыла,- диде Рауил Шәйдәүләтович.-Бердәм Россия” партиясе бу юнәлештә актив эшли, әйдәп бара, ә инде балалар бакчалары буенча координатор буларак, кайда ремонт, кайда яңасы кирәклеген ачыклыйбыз, эш барышы белән танышабыз. Хәзерге вакытта республикада 110 балалар бакчасы ремонтлана, аның өчен бер миллиард 624 миллион сум акча бирелгән, җиде бакча төзелә, шуның өчесе Казанда булачак, чөнки анда 15 мең балага детсад җитми. Безнең бурыч- 7 яшькә кадәрге балаларның барысын да мәктәпкәчә яшьтәге балалар учрежденисе белән тәэмин итү. Ә белем бирүнең нигезе нәкъ менә балалар бакчасыннан башлана. Сез, республикада беренчеләрдән булып, ремонтны тәмамлап, объектны файдалануга тапшырырга җыенасыз.

Альберт Рәхмәтуллин әйтеп узганча, “Чулпан” мәгариф объектларына (мәктәпләр, балалар бакчалары) капиталь ремонт программасы буенча яңартылды, ремонт җиде миллион сумга төшкән. Мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров депутатка гозерен дә җиткерде. Республикада мәктәп ашханәләрен ремонтлау буенча программа эшләп китәчәк. Олы Урсак мәктәбе, балалар бакчасы бер түбә астында урнашкан, ашханә уртак, аңа ремонт кирәк. Әгәр дә шушы программа буенча республикадан акча бирелсә, яңа уку елына ашханә дә ремонтланыр иде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International