Салтыйгандагы бер йортка Россия Президентыннан берьюлы ике хат килгән

2017 елның 10 июле, дүшәмбе
Гомерләр бер мизгел кебек үтте дә китте, ди Салтыйган авылында бер түбә астында яшәүче апалы-сеңелле Сания Гыймранова белән Суфия Шәйхуллиналар. Бу көннәрдә Сания әби – 95, Суфия әби 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтте. 
 
Салтыйганның ак әбиләрен котларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Багай авыл җирлеге башлыгы Рушания Кузнецова, авыл җирлегенең ветераннар Советы рәисе Рушания Камалова, тирә-күршеләре килгән иде. Альберт Илгизәрович юбилярларга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау хатларын, үз бүләкләрен тапшырды.
– Сезнең буынга Вөек Ватан сугышының барлык авырлыкларын үз җилкәләрендә күтәрергә туры килде. Тылдагы фидакарь хезмәтегез белән сез Бөек Җиңүне якынайтуда үзегездән лаеклы өлеш керткәнсез. Безнең буын әлеге батырлыгыгыз өчен сезгә бик рәхмәтле. Ач-ялангач булсагыз да, хезмәт вахтасын намус белән алып баргансыз. Бүгенге көндә сез бик бәхетле, чөнки яшьлегегездә бик күп авырлыклар кичерсәгез дә, хәзерге мул тормышны да күрә алдыгыз. Алдагы көннәрегезне дә исән-сау булып, муллыкта, тынычлыкта яшәргә, сезгә 100, 95 яшь тулгач кабат очрашырга насыйп булсын, – диде район башлыгы әбиләргә иң изге теләкләрен җиткереп. 
Әлеге теләкләргә калган кунаклар да кушылды. Салтыйган авылы китап­ханәчесе Гөлсинә Камалова аларга багышлап шигырь дә язган. 
Хәлимә һәм Шәйхулла Гыймрановлар гаиләсендә бер-бер артлы дүрт бала дөньяга килгән: Сания – 1922, Сәйдәбану – 1924, Суфия – 1927, Гомәр – 1932 елда. Әлеге дүрт туганны язмыш төрлечә сынаган. Сания әбигә – 19, Суфиясына 14 яшь булганда Бөек Ватан сугышы башланган. Әтиләрен фронтка алганнар. Хәлимә әбигә балалары зур терәк булган. Сания апа, барлык чордашлары кебек, окоп та казыган, игенен дә урган, Мөрәле, Норлат урманнарында утынын да кискән. Сугыштан соң колхозда башта сарыклар караган, ә Суфия әби биш еллар чамасы Горький тимер юлы төзелешендә эшләгән. Аннан соңгы  хезмәт юллары гел колхоз белән бәйле. Тормышка чыксалар да, пар канатлар булып озак гомер итәргә туры килмәгән, балалары да булмаган. Бүген бер-берсенә терәк булып, бергә гомер кичерәләр. Бертуганнары Сәйдәбану Иске Чәчкаб авылына тормышка чыккан, анда улы гаиләсе белән яшәгән. Улы вафат булгач, Казан шәһәренә кызы янына киткән. Энеләре Гомәр сугыштан соңгы елларда колхозда бригадир булып эшләгән. Аннан соң, Казан шәһәренә китеп, елга техникумын тәмамлаган, лаек­лы ялга чыкканчы Казан елга портында, теплоходта капитан булып хезмәт иткән. 
– Алар икесе дә гомер буе хез­­мәттә булдылар. Икәү генә яшәсәләр дә, сыерын да асрадылар, печәнне уфалла арбасында  хәзерлиләр иде. Бервакытта да тормыштан зарланмадылар, икесе дә укымышлы, хәтерләре дә яхшы. Сания апа 94 яшенә кадәр дини ашларда Коръән укып, бакыйлыкка күчүчеләрне соңга юлга озатуда да  башлап йөрде. Хәзер дә алар өеннән кеше өзелми, дога укуларын сорап, сәдаканы да аларга китерәләр. Тирә-күршеләре дә ярдәмнәреннән калдырмый. Бүгенге бәйрәм табынын да бергә әзерләдек, – диде күршеләре Халидә апа Гыймранова. 
– Ходайның рәхмәте, без икәү генә булсак та, үзебезне ялгыз итеп тоймыйбыз. Социаль хезмәткәр Айгөл Саттарова килеп хәлебезне белеп тора. Кибеттән кирәк-яракны алып кайта, суын да ташып куя. Күршеләребез дә яккан мунчадан калдырмый, пешергән камыр ризыкларын, сөтен, катыгын кертеп торалар. Авыл җирлеге башлыгы  да Салтыйганга килгән саен хәлебезне белмичә китми, аларның барысына да рәхмәтебез зур. Яңгыр яуса, өй түбәсеннән су үтә иде, район башлыгы матди ярдәм күрсәтте. Рушания Кузнецова, осталар табып, өй түбәсен ремонтлатты. Олы яшьтә кайвакыт хәл дә китә, авырып та алабыз. Тәүлекнең кайсы вакыты булуга карамастан, фельдшерыбыз Гөлнур Шәрәфуллина ярдәмгә килеп җитә. Ул безне дарулары белән генә түгел, ягымлы карашы, җылы сүзләре белән дә дәвалый, – диде Сания әби.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International