КИЧКЕ УЕННАР АВЫЛГА КИРЕ КАЙТА!

2017 елның 24 июле, дүшәмбе

Кичке уеннар элек-электән татар халкының иң матур, иң күркәм йолаларыннан саналган. Элек, җәйге матур кичләрдә, кояш баткач, картлар яткач,су буйлары, урман аланнары, ямь-яшел болыннар яшьләрнең шат авазларына күмелгән. Кичке уеннарда җыр-бию, уен-көлке бер генә минутка да тынып тормаган. Анда җырлы-биюле түгәрәк уеннары, ике урам арасында җыр ярышлары, шаян такмаклар әйтешү, күмәк һәм ялгыз биюләр,кызыклы уеннар уйналган.Кичке уеннарда егетләр һәм кызлар бер-берсе белән танышкан-кавышканнар,күрешкән-сөешкәннәр, вәгьдәләр бирешкәннәр. Шуңа күрә дә кичке уеннар яшьләрнең иң яраткан урыны булып саналган.

Боларның барсы да ,әби -бабайларыбызның, күңелләрендә генә калды. Эх, хәзер яшьләр элекке уйнаган уеннарны оныттылар шул. Заманаларны шушы телевизор, компьютер дигән зәхмәт басты бит. Һәрбер кеше үз почмагында бикләнеп тик утыра. Бер матур итеп җырлый, бии белмиләр. Күңелле итеп ял итә белмиләр.

Районыбызда традициягә әйләнгән кичке уеннар ягьни "Түгәрәк уен" – 21 июль көнне Борындык авылда да булып үтте. Бу бәйрәм тамашачы күңел түрендә кабатланмас матур мизгелләр, хисләр генә калдырды.

һәрбер кеше үзенең өлешен кертте бу бәйрәмгә. Зиннуровлар гайләсе коймак пешерде, Хөснетдиновлар гайләсе якмыш, бәлешләр, ә Кәримова Дания апа күп итеп юка пешереп чыккан иде. Бәйрәм табынын да ни генә юк иде, һәрбер кеше нидер алып килде. Ике зур казан белән уха пеште, 1 казан плау пеште, аларны пешерүгә җаваплы кешеләр Зиннурова Фәния, Нуретдинов Рузалит. Гибадуллин Айдар 2 зур самовар белән чәй кайнатты. Ә шул вакытта кичә дога кылудан башланып китте. Хөснетдинова Илсинә кичке уеннарны ачып җибәрде бик матур шигырь юллары белән:

Күмәк бию, уен-көлке

Була кичке уенда.

Кызлар-егетләр җыела

Таллыкта су буенда.

“Пар табыш”лы, “Әсир алыш”

Кичке уенда була.

“Пар табышлы”лы, “Әсир алыш”

Кичке уенда була.

Таныштыра, дуслаштыра

Яшьләрне шушы йола.

Җырлар, биюләр өзелмәс,

Шатлык өстәр гармун да.

Үкенерсез килмәсәгез,-

Кызык булачак монда!

Әйе, бу бәйрәмгә, килмәгән кеше калмады. -"Без моның кадәр булыр дип уйламаган идек"-дигән сүзләр дә яңгырады һәттаки.

Бәйрәм кичебез Резидә исемле Зелендул районынна кайткан кызның җырлары белән, әби -бабайларыбыз уйнаган "йөзек салыш", "пар табышлы", "түбәтәй", " яулык алыш" уеннары белән үрелеп барды. Бар халык рәхәтләнеп уйнады, ял итте. Уеннар барышында җәзалы кешеләрне, Гөлгенә Габдрахманова үзенең гармуны белән җырлатты, биетте. Әбиләребез үзләренең яшь чакларын искә алып рәхәтләнеп җырладылар, күңел ачтылар. шуның кадәр халык күп иде. Соңынан Хайбуллина Зөбәрҗәтнең урам яңгыратып гармун белән белән килүе тагын да ниндидер ямьлелек өстәде кичәгә. Бәйрәм кичке 11 гә кадәр дәвам итте. Нинди генә уеннар уйналмады, нинди генә җырлар җырланмады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International