Район тарихы

     Кайбыч муниципаль районы гербының геральдик тасвирламасында: «Көмеш кырда яшел калкулыкта өч тармаклы алтын төстәге кәүсәле һәм яшел яфраклы чикләвекле имән» диелгән.

     Кайбыч муниципаль районы гербы символикасын нигезләү.

     Гербта Кайбыч районының төп байлыгы - аның табигате чагылыш тапкан. Кайбыч районы үзенең имәнлекләре белән күптәннән билгеле.

     Имән - озын гомер, ныклык, игелек, батырлык, ныклык символы ул. Гербтагы имән символы күпмәгънәле.

     Риваятьләргә караганда, Кече Кайбыч авылы урнашкан урында бер гаилә урнашкан, аның башлыгы Хәйбуч исемле булган (гербта бу имәннең куәтле кәүсәсе). Хәйбуч, өч малаеның һәрберсенә   олы, урта һәм кечкенә дип кенә аерып, үз исемен бирә (имәннең өчкә тармакланган кәүсәсе). Олыгайгач, өлкән улы Олы Кайбыч авылы җирләрендә төпләнгән, ә иң кечесе әтисе белән калган. Кече Кайбыч исеме дә шуннан.

     Өч тармаклы һәм бер ябалдашлы имән  җирле халыкның күпмилләтле составы турында сөйли: Кайбыч җирендә татарлар, руслар һәм чуашлар тату яшиләр һәм уңышлы эшлиләр. Моннан тыш, гербтагы имән ябалдашлары район картасын хәтерләтә, композициягә үзенә бертөрле төс бирә.

     Район икътисадының нигезе - авыл хуҗалыгы. Район гербында бу яшел, көмеш һәм алтын төсләр гаммасы  белән чагылдырылган.

     Яшел төс - табигать, сәламәтлек, тормыш үсеше, яңарыш символы.

     Алтын - уңыш, байлык, тотрыклылык, хөрмәт символы.

Көмеш - чисталык, камиллек, тынычлык һәм үзара аңлашу символы.

     Авторлар төркеме:

     Герб Россия геральдистлар союзы белән берлектә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Геральдика советы тарафыннан эшләнгән. Составы: Рамил Хәйрединов (Казан), Радик Салихов (Казан), Илнур Миңнуллин (Казан), Константин Мочёнов (Химки), Кирилл Переходенко (Конаково), Галина Русанова (Мәскәү) 

 
 
 
Кайбыч муниципаль районы флагы тасвирламасы:

«Кайбыч районы флагы киңлеге озынлыгына карата 2:3 өлеш булган турыпочмаклы тукымадан гыйбарәт, ул горизонталь буенча 2:1 нисбәтендә бүленгән ике зур булмаган ак һәм яшел полосага бүленгән, яшел полосасында өчкә тармакланучы сары  кәүсәле һәм яшел ябалдашлы, сары чткләвекле имән сурәте төшерелгән».

Кайбыч муниципаль районы флагы символикасын нигезләү.

Кайбыч районы флагы район гербы нигезендә эшләнгән, ул Кайбыч районының төп байлыгын - аның табигатен чагылдыра. Кайбыч районы үзенең имәнлекләре белән күптәннән билгеле.

Имән - озын гомерле булу, ныклык, игелек, батырлык, ныклык символы ул. Гербтагы имән символы күпмәгънәле.

Риваятьләргә караганда, Кече Кайбыч авылы урнашкан урында бер гаилә урнашкан, аның башлыгы Хәйбуч исемле булган (гербта бу имәннең куәтле кәүсәсе). Хәйбуч, өч малаеның һәрберсенә   олы, урта һәм кечкенә дип кенә аерып, үз исемен бирә (имәннең өчкә тармакланган кәүсәсе). Олыгайгач, өлкән улы Олы Кайбыч авылы җирләрендә төпләнгән, ә иң кечесе әтисе белән калган. Кече Кайбыч исеме дә шуннан.

Өч тармаклы һәм бер ябалдашлы имән  җирле халыкның күпмилләтле составы турында сөйли: Кайбыч җирендә татарлар, руслар һәм чуашлар тату яшиләр һәм уңышлы эшлиләр. Моннан тыш, гербтагы имән ябалдашлары район картасын хәтерләтә, композициягә үзенә бертөрле төс бирә.

Район икътисадының нигезе - авыл хуҗалыгы. Район гербында бу яшел, көмеш һәм алтын төсләр гаммасы  белән чагылдырылган.

Яшел төс - табигать, сәламәтлек, тормыш үсеше, яңарыш символы.

Алтын - уңыш, байлык, тотрыклылык, хөрмәт символы.

Көмеш - чисталык, камиллек, тынычлык һәм үзара аңлашу символы.

Авторлар төркеме:

Флаг Россия геральдистлар союзы белән берлектә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Геральдика советы тарафыннан эшләнгән. Составы: Рамил Хәйрединов (Казан), Радик Салихов (Казан), Илнур Миңнуллин (Казан), Константин Мочёнов (Химки), Кирилл Переходенко (Конаково), Галина Русанова (Мәскәү).

 


Соңгы яңарту: 2021 елның 15 сентябре, 11:32

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International