Район башлыгының керәшеннәрнең милли бәйрәме Питрау белән котлавы

2020 елның 12 июле, якшәмбе

                             Хөрмәтле татарстан халкы, райондашлар, керәшен халкы! 
Бүген, үзенә генә хас йолаларны, гореф-гадәтләрне саклап яшәүче керәшен халкы бик матур һәм үзенчәлекле булган Питрау бәйрәмен үткәрә. Питрау ул - җыр, моң, табигать, чәчәк бәйрәме. Соңгы елларда районыбызда Питрау бәйрәмен үткәрү матур гадәткә әйләнде. Без керәшен халкын борынгыдан ук эш сөючән, гади, ачык күңелле кешеләр буларак беләбез. Бүгенге көндә дә керәшен якташларыбыз сынатмыйлар, һәркем мул тормышта яши, тырышып хезмәт итәләр, иген үстерәләр, районыбызның социаль-икътисади үсешенә үзләреннән күләмле өлеш кертәләр. Шул ук вакытта йолаларыбызны саклап, матур итеп күңел дә ача беләләр.
 Питрау бәйрәме белән ихлас күңелдән котлыйм.Һәркемгә гаилә иминлеге, хезмәт уңышлары, исәнлек-саулык һәм бәхет  телим. Питрау бәйрәме мөбарәк булсын! Бәйрәм белән!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International