11-13 сентябрьдә Татарстанда Татарстан Президентын сайлау, шулай ук җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлау узды. Гражданнарның сәламәтлеген саклау максатларында Кайбыч районының 31 участогында барлык куркынычсызлык таләпләре үтәлде. Күзәтүчеләр һәм комиссия әгъзалары барлык кирәкле саклану чаралары белән тәэмин ителделәр. Бина ишегендә тавыш бирүчеләрнең температурасын тикшерделәр, кулларын антисептик белән эшкәрттеләр, битлек, перчаткалар һәм ручка кергән шәхси җыелмасы бирделәр.