"Буа аша җиңүгә юл" күчмә күргәзмәсе

2020 елның 28 октябре, чәршәмбе

Бөек Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган Буа туган якны өйрәнү музее проекты кысаларында бүген безнең районда «Буа аша җиңүгә юл» дигән күчмә күргәзмә ачылды.
Галия Кайбицкая исемендәге музей һәм мәктәптән тыш эшләр үзәге хезмәткәрләре оештырган ачылыш тантанасында Казан үзәгенең ветераннар Советы Рәисе Илгиз Нигъмәтуллин, Буа туган якны өйрәнү музееның күчмә күргәзмәләр бүлеге мөдире Альберт Гарипов, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алия Биккулова, «Юнармия» штабы начальнигы Илһам Хөснетдинов, район мәгариф бүлеге методисты Марина Русова, Олы Кайбыч мәктәбе укучылары катнашты.
Күргәзмә 1942 елда төзелгән күпер корылмалары, тимер юл станцияләре, тимер юл участоклары макетларыннан гыйбарәт. Ул безнең якташларыбызның, ТАССРның көнбатыш районнарында яшәүчеләрнең хезмәт батырлыгына багышлана. Бу объект Сталинград сугышында җиңүдә мөһим стратегик әһәмияткә ия булган.
Күргәзмә бездә 6 ноябрьгә кадәр эшләячәк. Күргәзмә экспонатлары белән ЭКО үзәге актлар залында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International