М.К. Кузьмин исемендәге Иске Тәрбит мәктәбендә һәм Е. Г. Тутаев исемендәге Федоровское мәктәбендә тантаналы рәвештә шахмат зоналары ачылды.
Тантаналы чарада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, "Идел буе Цеолиты" җәмгыяте генераль директоры Фәнил Баһаветдинов, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин катнашты.