Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм гражданнарны кабул итү

Мөрәҗәгать бирү ысуллары

Мөрәҗәгатьне Кайбыч муниципаль районы Советына яисә Башкарма комитетына түбәндәге ысуллар белән җибәрергә мөмкин:

1.    Почта аша 422330, Татарстан Республикасы, Кайбыч районы, Олы Кайбыч авылы, Кояшлы бульвар ур, 7йорт адресы буенча.

2.    Совет Аппаратының оештыру бүлегенә һәм Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитетының гомуми бүлегенә (Кояшлы бульвар ур., 7 й.), көн саен 9:00 дән 12:00 гә кадәр ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш, китерергә.

3.    Факс белән 8(84370) 21185 һәм 21121телефоннары аша.

4.    Интернет-кабул итү бүлмәсе яки Kaybicy.Admin@tatar.ru электрон почтасы аша

5.    Гражданнарның язма мөрәҗәгатьләрен җыю өчен администрация бинасының вестибюлендә урнаштырылган «Ышаныч тартмасыннан» файдаланырга.

6.    Җитәкчеләрнең шәхси кабул иткән вакытында. 

Россия Федерациясе гражданнары шәхсән мөрәҗәгать итәргә, шулай ук дәүләт органнарына һәм җирле үзидарә органнарына индивидуаль һәм күмәк мөрәҗәгатьләр җибәрергә хокуклы.

Россия Федерациясе Конституциясенең 33 статьясы

1.    Гражданнар җирле үзидарә органнарына индивидуаль һәм коллектив мөрәҗәгатьләргә хокуклы.

2.    Гражданнарның мөрәҗәгатьләре «Россия Федерациясе гражданнары мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында» 2006 елның 2 маендагы 59-ФЗ номерлы Федераль закон белән билгеләнгән тәртиптә һәм срокларда каралырга тиеш.

3.    Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау тәртибен һәм срокларын бозган өчен җирле үзидарәнең вазыйфаи затлары Россия Федерациясе законнары нигезендә җаваплы булалар.

«Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 06 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 32 статьясы

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International