КАЙБЫЧ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ СОВЕТЫНДА ҺӘМ БАШКАРМА КОМИТЕТЫНДА ГРАЖДАННАРНЫҢ МӨРӘҖӘГАТЕН КАБУЛ ИТҮ ҺӘМ КАРАУ ТӘРТИБЕ

1.     Гражданнарның интернет-кабул итү аша электрон рәвештә җибәрелгән мөрәҗәгатьләре Совет Аппаратының оештыру бүлегенә һәм Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитетының гомуми бүлегенә җибәрелә һәм «Россия Федерациясе гражданнарының мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында» 2006 елның 2 маендагы 59-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә карала.

2.     Электрон мөрәҗәгатьтә мөрәҗәгать авторының фамилиясе, исеме, атасының исеме (соңгысы - булган очракта), җавап җибәрелергә тиешле почта адресы яисә электрон адрес күрсәтелергә, тәкъдимнеңнең, гаризаның яисә шикаятьнең асылы бәян ителергә тиеш.

3.     Гомуми файдаланудагы мәгълүмат системалары буенча кергән мөрәҗәгать әлеге мөрәҗәгатьне теркәгән көннән алып 30 көн эчендә карала. Мөрәҗәгатькә җавап күрсәтелгән почта адресы буенча гади хат белән җибәрелә.

4.     Электрон мөрәҗәгатьне карау барышы турында мәгълүматны 8(84370) 21185 һәм 21121 телефоннары буенча алырга мөмкин.

Соңгы яңарту: 2022 елның 13 апреле, 11:25

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International