Бүгенге көндә районның Арслан авылында чишмә төзекләндереү һәм чистарту эшләре тәмамланды.
Әлеге эшне “Заман” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тиешле дәрәҗәдә башкарып чыкты. Чишмәгә төшә торган сукмак урынына тимердән баскыч ясап куелды, чишмә үзе калай корылма белән әйләндереп алынып, түбәсе дә ябылды, су ага торган торба чистартылды. Боларның барысы өчен 120 мең күләмендә үзара салым акчасы тотылды.