Яңа уку елы башлануга мәктәпләрдә укучыларга медицина тикшерүләре башланды.
Бригада составын участок педиатрлары, участок медицина кабинеты шәфкать туташлары, шулай ук урыннардагы фельдшерлер тәшкил итә.
Медосмотр барышында табиблар һәр баланың гомуми физик үсешен тикшерә, аларга сәламәт яшәү рәвеше, көндәлек режим үтәлеше буенча киңәшләрен бирәләр.