“Күренеп тор” проекты укучыларга  яктылык кайтаргыч элементлар өләшергә тәкъдим итә

2017 елның 9 сентябре, шимбә

Татарстанда  “Күренеп тор” иҗтимагый акциясе старт алды.

Әлеге чара тәүлекнең караңгы вакытында балалар катнашында юл хәрәкәте иминлеген пропагандалауга юнәлтелгән. “Күренеп тор” проекты укучыларга  яктылык кайтаргыч элементлар (рюкзак, каеш, сумкага тагыла торган әйберләр; киемгә ябыштырыла торган термоаппликацияләр) өләшергә тәкъдим итә.

Билгеле булганча, әгәр җәяүледә яктырткыч кайтаргыч элементлары булса, машина йөртүчеләр аны якын фаралар белән 150 метр, ә ерак фаралар белән 400 метр ераклыктан күреп алачак.

Юллардагы бәхетсезлек очраклары күп вакыт юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәүдән чыга. Боларны булдырмау, балаларга иминлек кагыйдәләрен аңлату максатыннан Кайбыч мәктәбендә төрле чаралар уздырыла. Класс сәгатьләрендә дә әлеге тема буенча аңлату эшләре алып барыла. Күптән түгел укучылар район мәдәният йортында юл хәрәкәте иминлегенә багышланган спектакльне тамаша кылды.

Районыбыз мәктәпләрендә укучы балаларның әти-әниләрен, сыйныф җитәкчеләрен әлеге проектта да актив катнашырга чакырабыз. Бала иминлегенә сак карасак иде. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International