Кайбыч районы Кече Кайбыч авылы башлангыч мәктәбе укытучысы Алсу Лотфуллинага, мәгариф өлкәсендәге фидакарь хезмәте һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан, район башлыгы Альберт Рахматуллин Мактау кәгазе белән бүләкләде һәм үзенең котлавын юллады.
31 ел гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган Алсу ханымны юбилее белән котлыйбыз. Уңышлар, сәламәтлек телибез.