Кырлардан хәбәрләр

2017 елның 13 сентябре, чәршәмбе

Кайбыч муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълуматларга караганда, 13 сентябрьгә район басуларыннан 22920 гектар мәйданда бөртекле культура суктырылган (84 процент).

Бүгенге көнгә районыбыз иген кырларыннан барлыгы 87744 тонна бөртекле культура җыеп алынган. Һәр гектардан уртача уңыш 38,3 процент тәшкил итә.

Саннарга күз салыйк:

Көзге арыш - 952 гектар;

Көзге бодай – 8790 гектар;

Язгы бодай – 6858 гектар;

Арпа – 4320 гектар;

Борчак – 1844 гектар;

Солы 200 гектар мәйданда суктырылган.

Алдынгы комбайнчыларыбыз:

Альберт Лазарев (“Агрофирма Дубрава” ҖЧҖ нең  3нче филиалы) -26950 центнер бөртекле культура суктырган;

Харис Хәбибуллин (“Агрофирма Дубрава” ҖЧҖнең  3нче филиалы) - 24620 центнер;

Айрат Сафиуллин (“Агрофирма Дубрава” ҖЧҖнең  1нче филиалы) – 18610 центнер;

Айнур Сафин (“Агрофирма Дубрава” ҖЧҖнең  2нче филиалы) – 16740 центнер;

Леонид Блинов (“Агрофирма Дубрава” ҖЧҖнең  3нче филиалы) – 10480 центнер;

Алексей Торхеев (“Агрофирма Подберезье” ҖЧҖ) – 8190 центнер;

Фәнис Бикбов (“Яңа юл” крестьян хуҗалыкларының җитештерү кооперативы) – 7970 центнер;

Юрий Петров (“Агрохимсервис” ҖЧҖ) – 7140 центнер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International