Билгеле булганча, 5 сентябрьдән республикада “Көзге яхшылык атнасы-изге эшләр эстафетасы” старт алган иде. Ул 15 сентябрьгә кадәр дәвам итә. Әлеге акция кысаларында Кайбыч районында да күп кенә чаралар уздырыла.
Кичә Салтыйган авылы китапханәсендә “Яхшылык-күңел өчен” дип исемләнгән акция үтте. Китапханәче Гөлсинә Камалова җирлекнең мактаулы гражданины, 1нче төркем инвалид, укытучы Асия Каюмованы туган көне белән котлады, истәлекле бүләк тапшырды.
Һәркөн игелекле гамәлләр кылырга, изге эшләр башкарырга ашыгыйк, кешеләргә миһербанлы, шәфкатьле булыйк.