Колангы мәктәбе укучылары "Туган як экологиясе" конкурсында катнаша

2017 елның 20 сентябре, чәршәмбе

Республикада Рус географиясе җәмгыяте, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән берлектә, “Туган як экологиясе” республика бәйгесен оештырып җибәрде.

Бәйгенең максаты-җәмәгатьчелекне һәм яшь буынны туган як табигатен саклауга юнәлдерү. Анда катнашу өчен үзең әзерләгән проектны быелның 10 сентябренә кадәр Татарстан Рус географиясе җәмгыятенең төбәк бүлегенә тапшырырга кирәк иде.

Инде менә бәйгенең беренче этабы тәмамланып, тапшырылган 100 эш арасыннан иң-иңнәре дип табылган 7 проект сайлап алынды. Шулар арасында Кайбыч районы Колангы төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8нче сыйныф укучыларының “Безнең авылда чүпне үтилләштерүне өйрәнү” проекты да бар. Әлеге сыйныф укучылары О. Гурнович, Э. Сибгатуллина, А. Федотова, табигать белеме укытучысы З. Җиһаншина җитәкчелеге астында, 22-24 сентябрь көннәрендә Казан шәһәренең “Крутушка” шифаханәсендә узачак бәйгедә үз проектларын яклаячак.

Уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International