Район картлар һәм инвалидлар интернат-йортына ярдәм итүче, күчтәнәчләр китерүче, якты йөзен, тәмле сүзен кызганмаучылар да шактый арабызда.
Шундыйларның берсе – Кече Кайбыч мәчете имам-хатыйбы Мәгъзум ага Тимуршин. Инде берничә ел рәттән кулыннан килгәнчә булышлык күрсәтә ул аларга. Быел да авыл халкы ярдәме белән шактый гына бәрәңге җыеп, Федоровское авылында урнашкан әлеге интернат-йортка тапшыра, анда яшәүчеләрне сөендерә.
Ә кылган яхшы гамәлләр һәрвакыт рухи көч, яшәү дәрте бирә. Изгелек беркайчан да җирдә ятмый бит ул, моңа чын күңелдән ышанырга гына кирәк.