Бүген Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Кече һәм Олы Подберезье авылларындагы юл төзелеше барышы белән танышты.
Кече һәм Олы Подберезье авылларының Слобода, Калинина урамнарында юл төзелеше эшләре дәвам итә. Авыл юлларын норматив таләпләргә китерү максатында тормышка ашырылган дәүләт программасы нигезендә биредә юлларга каты таш җәелә. Төзелеш эшләрен шәхси эшмәкәр Рөстәм Хикмәтуллин башкара.