Олы Подберезье балалар бакчасында юл хәрәкәте иминлеге атнасы узды

2017 елның 4 октябре, чәршәмбе

Кайбыч муниципаль районы Олы Подберезье авылының “Каенкай” балалар бакчасында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атнасы үткәрелде.

Әлеге атна дәвамында балалар белән юл хәрәкәте кагыйдәләре хакында тематик сөйләшүләр алып барылды, төрле әдәби китаплар укылды, әлеге тематика буенча китаплар, шулай ук балалар ясаган рәсемнәрдән “Балалар юл йөрү кагыйдәләрен белергә тиеш” исеме астында күргәзмәләр оештырылды.

Ата-аналар җыелышында да балалар куркынычсызлыгы буенча профилактик сөйләшүләр алып барылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International