Кайбыч район үзәк хастаханәсе коллективы, Өлкәннәр декадасы уңаеннан, бүгенге көндә лаеклы ялда булган ветераннарын котлады.
Очрашу чәй табыны артында концерт номерлары белән үрелеп барды. Өлкәннәр яшь буынга үзләренең теләкләрен җиткерде, үгет-нәсыйхәтләрен бирде, әлеге бәйрәм чарасын оештырган хастаханә хезмәткәрләренә зур рәхмәтләрен белдерде.