Кайбычта авыл хуҗалыгы ярминкәсе һәм мәктәпләрнең "Уңыш бәйрәме" узды

2017 елның 8 октябре, якшәмбе

Бүген Олы Кайбыч авылында Өлкәннәр декадасына багышланган көзге ярминкә узды. Һәр елдагыча ике урында зурлап оештырылды ул.

Район электр элемтәсе челтәре бинасы алдында авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр, авыл җирлекләре, Мәлки кулланучылар җәмгыяте, икмәк пешерүчеләр үз продукцияләрен тәкъдим итте. Арзан бәядән бөртекле культуралар, печән, салам, ит һәм башка төр товарлар халык күңеленә хуш килде. Ә сәнгать мәктәбе каршындагы иркен мәйданда мәктәп коллективлары  халыкны үзенә каратты. Ярминкәгә килүчеләр кышка яшелчә, башка төр товарлар сатып алу белән беррәттән, укучыларның “Уңыш” бәйрәмен карап та хозурланды. Мәктәп яны бакчаларында үстерелгән җиләк-җимеш, яшелчәләрдән бик матур композицияләр дә әзерләгән алар. Укучылар җырлы-биюле тамаша аша үз композицияләрен яклады, аларга укытучылары да ярдәм итте. Көзге муллыкны чагылдырган бәйрәм мәктәп коллективларының бердәмлеген, хезмәт сөючәнлеген, мәктәп бакчасында ни дәрәҗәдә тырышып эшләүләрен дә күрсәтә.

Жюри тарафыннан чыгарылган нәтиҗәләр буенча беренчелек Федоровское урта мәктәбе коллективына бирелде. II – III урыннарга исә Чүти һәм Олы Подберезье мәктәпләре лаек дип табылды.

Ярминкәдә Кайбыч муниципаль район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да катнашты һәм халыкка тәкъдим ителгән продукциянең төрлелеген, сыйфатын һәм коллективларның әзерлеген югары бәяләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International