Кайбычта "Төп йорт" фестиваленең зона этабы узды

2017 елның 8 октябре, якшәмбе

Бүген Кайбыч районы Олы Кайбыч авылы мәдәният йортында гаилә ансамбльләренең “Төп йорт” дип исемләнгән республика фестиваль-конкурсының зона этабы узды.

Биредә 8 район: Кайбыч, Чүпрәле, Тәтеш, Югары Ослан, Апас, Буа, Кама Тамагы һәм Яшел Үзәннән сәнгать сөюче гаиләләр катнашты.

Кайбыч районының Борындык авылыннан Гарифуллиннар, Мәлкидән Бичариннар, Соравылдан Ямщиковлар гаиләләре чыгышын тамашачы яратып кабул итте, алкышларга күмде.

Килгән кунаклар, жюри әгъзалары фестивальнең оештыру дәрәҗәсеннән канәгать калды, Кайбыч районы мәдәниятен югары бәяләде.  

Фестивальнең йомгаклау этабы исә 25 ноябрь көнне Питрәч районында узачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International