Чәчкаб балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр бүген көзге табигатькә “кунакка”барды. Әлеге күңелле дә, мавыктыргыч та чараның максаты - балаларның игътибарын арттыру, табигатьнең матурлыгын тоемларга өйрәтү, тереклек дөньясына карата уңай мөнәсәбәт тәрбияләү. Тәрбиячеләр, балалар белән әңгәмә оештырганнан соң, “Җил яфракларны саный” дип аталган физкультминут үткәрде.