Өлкәннәр декадасы дәвамында Кайбыч район үзәк хастаханәсе табиблары һәр көн саен авыл җирлекләренә барып, өлкәннәргә медицина каравы үткәрде.
10 октябрь конне участок терапевты В. Иванов һәм участок шәфкать туташы Р. Зиннурова Федоровское авылындагы картлар һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүчеләрнең, шулай ук әлеге авылда яшәүче өлкәннәрнең һәм ивалидларның йортларына барып, сәламәтлекләре торышын тикшерделәр.