Олы Кайбыч авылында шәхси теш дәвалау үзәге ачылды

2017 елның 12 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Кайбыч районы халкы өчен күңелле вакыйга - Олы Кайбыч авылында күптән көтелгән шәхси теш дәвалау үзәге ачылды.  

Әлеге тантанада Кайбыч муниципаль район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да катнашты.

Клиниканың хуҗасы Раиль Халиков белдергәнчә, биредә тешләрне дәвалау буенча барлык төр хезмәтләр күрсәтеләчәк.

Моңа кадәр түләүле стоматология хезмәтләре алу өчен районыбыз халкы якын-тирә шәһәрләргә барып йөрде. Инде менә район үзәгендә мондый клиника ачылу вакытны да, шулай ук акчаны да экономияләү мөмкинлеге бирәчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International