Кайбыч муниципаль районы эшчәнлеге уңай бәяләнде

2017 елның 12 октябре, пәнҗешәмбе

Кичә Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Апас районында  “Гражданнарның агымдагы ел дәвамында Татарстан Республикасының “Халык контроле”   Дәүләт  мәгълүмати хезмәтенә юллаган мөрәҗәгатьләрен тормышка ашыру” темасы буенча киңәшмә уздырды. 

Очрашу барышында Кайбыч, Апас, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Тәтеш, Кама Тамагы районнары эшчәнлегенә анализ ясалды. Гражданнарның  төзекләндерү, юллар, торак  йортлар ремонтлау, авыл урамнарын яктырту һәм башка мәсьәләләр буенча  җибәргән гаризаларын  үтәү эше турында тәфсилләп сөйләшенде. Районнар вәкилләре башкарылган эшләр турында  отчет белән чыгыш ясадылар. Сәрия Сабурская  заявкаларны башкару срокларын үтәмәгән өчен кайбер районнарны тәнкыйтьләп алды. Кайбыч районы эшчәнлегенә уңай бәя бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International